Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Интернет аша этенә 33 мең сумлык муенчак сатып алган Әлмәт кешесенә китап җибәргәннәр

Ир-ат полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Интернет аша этенә муенчак сатып алган Әлмәт кешесенә китап җибәргәннәр. Зыян күрүче сүзләренчә, ул интернет челтәре аша 33785 сумлык муенчак моделен табып, кибет сайтында телефон номерын калдырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Күпмедер вакыттан аңа бер ир шалтырата һәм үзен әлеге кибетнең менеджеры итеп таныштыра. Шалтыратучы аның белән товар өчен түләү шартлары һәм аны җибәрү вакыты турында сөйләшә, адресын сорый.

Сатып алучы почта аша алган тартмада заказ бирелгән муенчак урынына китаплар булуын күрә. Шуннан соң ул кибет белән күрсәтелгән телефон аша элемтәгә кергән. Кибет хезмәткәрләре исә тикшерү үткәрергә вәгъдә биргән.

Соңрак алар гариза бирүче белән кабат элемтәгә кергән. Аларның сүзләреннән бу заказны билгесез затлар талап ала һәм кибет администрациясе клиентка заказны бушлай җибәрергә карар итә. Ышандырырлык булсын өчен, ир-атка күзәтү өчен товарның трек-номерын да җибәргәннәр.

Берничә көннән соң заказ бирүче транспорт компаниясе сайтына керә, тик посылка Мәскәүдә курьер тарафыннан кабул ителгән булуын ачыклый. Аннары ир-ат сатучы белән элемтәгә керә алмый. Шуннан соң ир-ат полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев