Кафедагы фаҗига: ике ир-атны ток суккан
Татарстанның Спас районында ике ир-ат кафе янында ток сугудан һәлак булган.
KazanFirst мәгълүматлары буенча, һәлак булганнарның берсенә 72 яшь булган, үз кафесын тоткан. Матурлык өчен куелган фонтан янында алар улы белән бергә ремонт эшләре алып барган. Аның 48 яшьлек улы да һәлак була.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атлар фонтанны ремонтлау белән шөгыльләнгән. Фаҗига факты буенча җинаять эше кузгатылган. Һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли. Спас районы прокуратурасы тикшерү барышын контрольгә алды.
Чыганак: Вести Татарстана
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев