Саба таңнары

Сабинский район

16+
Хәвеф-хәтәр

Казан табиб-онкологы Александр Потанин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган

Казан табибы, «Ахмат» отряды хирургы Александр Потанин (хәрби кушаматы – Кадуцей) махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта «Ахмат» отряды медицина хезмәтенең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Табиб 8 мартта һәлак булган, диелә хәбәрдә.

Бу хакта журналист Анастасия Кашеварова да хәбәр итте. Үзенең Телеграм-каналында ул Александр Потанинның махсус хәрби операция зонасында аның яраланган ирен коткаруы турында язган.

Фото: t.me/akashevarova/8404

«Грозный-Информ» мәгълүматлары буенча, контракт төзегәннән соң Потанин башта «Вагнер» шәхси хәрби компания сафларында хезмәт иткән. Соңрак ул эшләгән медицина төркеме «Ахмат» отрядына кушылган. Алгы сызыкта Александр Потанин үзенең табиблык бурычын үтәвен дәвам иткән.

Александр Потанин 1999 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 30 елга якын гомерен медицинага багышлаган – Казанда, шул исәптән Республика онкология диспансерында, онколог һәм торакаль хирург булып эшләгән. Күпмедер вакыт шәхси клиникада хезмәт куйган, аннары махсус хәрби операциягә киткән.

Фото: t.me/medsluzba_speznaz_akhmat/2918

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/vrac-onkolog-iz-kazani-aleksandr-potanin-pogib-v-zone-svo-5920466

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев