Казанда бакча йортында янгында хатын-кыз имгәнгән
Хәвеф-хәтәр

Казанда бакча йортында янгында хатын-кыз имгәнгән

Янгын 31 августта көндез «КМПО-14» бакчачылык ширкәтендәге дача йортларының берсендә булган.

Казанда яшәүче хатын-кызны бакча йортындагы янгыннан соң хастаханәгә салганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Көндез Казанның Авиатөзелеш районындагы «КМПО-14» бакчачылык ширкәтендә дача йорты янган.

«Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында башланган», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгында 68 яшьлек хатын зыян күргән. Аны агулану билгеләре белән шәһәрнең 7нче клиник хастаханәсенә салганнар.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев