Казанда янгында бала белән хатын-кыз һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында бала белән хатын-кыз һәлак булган

Аллаһ сакласын!

 

Казанда янгында бала белән хатын-кыз һәлак булган

Казанның Гаврилов урамында күп катлы йортның 6 нчы катындагы фатирда янгын була. Биредә ана белән бала үлгән, дип яза «Татар-информ».

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белешмәсе буенча, янгын сүндергәндә 2 кеше гәүдәсе табыла. Табиблар 12 яшьлек кыз белән 41 яшьлек хатын-кыз үлемен раслый.

Янгын сүндерүчеләр күрше фатирлардан алты кешене, шул исәптән 2 баланы, эвакуацияләгән.

Янгын 40 квадрат метр мәйданда булган. Якынча версия буенча, ут мәрхүмнәрнең туганы тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.

 

Кызыклы яңалыклар

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-yangynda-bala-belan-xatyn-kyz-halak-bulgan-5900186


Нет комментариев