Казанда исерек хатын-кыз көнчелек аркасында сөйгәнен пычак кадап үтергән
Хәвеф-хәтәр

Казанда исерек хатын-кыз көнчелек аркасында сөйгәнен пычак кадап үтергән

Коточкыч хәлләр

Казанда 32 яшьлек сөйгәнен үтерүдә шикләнелүче 30 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, фаҗига 8 майда булган.

Агентлыкка билгеле булганча, хатын-кыз табын артында күңел ачканда, сөйгәнен көнләгән һәм аның күкрәгенә пычак кадаган. Ир-ат алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

Ачыкланганча, ир-ат хәрби булган һәм махсус хәрби операция зонасында контракт нигезендә хезмәт иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-iserek-xatyn-kyz-koncelek-arkasynda-soiganen-pycak-kadap-utergan-5904536


Нет комментариев