Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Казанда тәүлек эчендә 47 автобус һәм такси йөртүчегә административ җәза бирелгән

Узган тәүлектә шәһәр юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше һәлак булган.

    Узган тәүлектә Казан юлларында 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше җәрәхәтләнгән, 1 кеше һәлак булган. Бу хакта шәһәрнең ГАИ хәбәр итте.

    Аварияләр шәһәрнең төрле районнарында була:

 –  Совет районында машина йөртүче кинәт хәрәкәт итә башлау аркасында троллейбуста пассажир тән җәрәхәте алган.

 –  Мәскәү районында тротуарда басып торган җәяүлене бәрдереп китәләр.

- Идел буе районында УАЗ һәм Volkswagen автомобильләре куркынычсыз дистанцияне сакламау аркасында бәрелешкән. 

 -Яңа Савин районында машина йөртүче  җәяүлегә юл бирмәгән.

- Киров районында автомобиль ут баганасына бәрелә.

- Вахитов районында ике юл-транспорт һәлакәте булган: парковкада  артка чигенгәндә җәяүлене бәрдерү һәм сулга борылганда бәрелешү.

- Яңа Савин районында шулай ук «Газель» автомобиле белән бәрелешү теркәлгән.

Чыганак: «Реалльное время» сайтынннан алынды

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев