Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән ВИДЕО
Хәвеф-хәтәр

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән ВИДЕО

Фаҗигадә 4 яшьлек кыз бала һәм 28 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр Госавтоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Авария кичә 15.00 сәгать тирәсендә, Себер трактындагы 10/7 йорт каршында килеп чыккан.

Трамвай йөртүче 34 яшьлек ханым куркынычсыз хәрәкәт тизлеген кулланмаган һәм борылу өчен трамвай юлына кергән 3 автомобильне берьюлы бәрдергән.

Зыян күргән җиңел машиналар өчесе дә «Киа Рио» маркалы. Иң алдагы автомобильнең йөртүчесе 34 яшьлек ханым булган. Бу машинага трамвай бәрелүдән иң зур зыян килгән. Машинада утырган 4 яшьлек баланың башы бәрелгән.

54 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче машина, бәрелүдән килгән көч белән, үзе дә башка машинаны эттергән. Икенче машинадагы 28 яшьлек пассажир хатын-кызның тезе һәм иңе имгәнгән.

Фото: скриншот с видео

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев