Кукмара районында юл һәлакәте: зыян күрүче вафат булган
Хәвеф-хәтәр

Кукмара районында юл һәлакәте: зыян күрүче вафат булган

Район ЮХИДИ идарәсеннән алынгын мәгълүматларга караганда 2017 елның 30 декабрендә 21.50 сәгатьтә Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек-Тырыш юлының 25 чакрымында автомобиль йөртүче тиешле тизлекне сакламау, һава шартларын исәпкә алмау нәтиҗәсендә җәяүлене бәрдерә.

Җәяүле яктылыкны кире кайтаручы элементлардан башка караңгы юл  кырыеннан бара торган булган.

Юл һәлакәтеннән соң зыян күрүче район үзәк дәваханәсенә озатыла. Ул алган травмалардан шунда вафат була. 

 

 


Фото: Ильнар Тухбатов

http://kukmor-rt.ru


Нет комментариев