Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мошенниклар бер көндә Әлмәттә яшәүче өч кешенең акчасын алган

Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан.

Әлмәттә яшәүче өч кеше бер көндә мошенниклар корбаны булган. Алар барлыгы 400 мең сум акчаларын югалткан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Башта караклар 50 яшьлек ханымның картасыннан 250 мең сумнан артык акча алган. Аның артыннан Колшәрип авылында яшәүче 28 яшьлек ир зыян күрә. Аның 53 мең сум акчасын юк итәләр. Ә заводта эшләүче 52 яшьлек эшче 91 мең сумга алдана. Шулай итеп, бер көн эчендә мошенниклар 400 мең сум акчага хуҗа булып ала.

“Өч очракта да зыян күрүчеләр шалтыратучыларга үзләренең банк карталарының барлык мәгълүматларын тапшырган була” - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев