Саба таңнары

Сабинский район

16+
Хәвеф-хәтәр

Пенза өлкәсендәге авариядә Казанның өч кешесе һәлак булган

Якынча мәгълүматлар буенча, ярымприцеплы «КамАЗ» автомобиле Citroen минивэны белән бәрелешкән.

Фото: Пенза өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Пенза өлкәсенең Городище районындагы коточкыч авариядә Казанның өч кешесе һәлак булган.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, авария 7 февральдә Городище - Никольск – Ночка автомобиль юлының 22нче чакрымында килеп чыккан.

Citroen автомобиле йөртүчесе һәм аның өч пассажиры – 58, 32 һәм 30 яшьлек ир-атлар алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

«КамАЗ»ның йөртүчесе, шулай ук Citroen автомобиленең ике пассажиры – 43 һәм 25 яшьлек ир-атлар төрле тән җәрәхәтләр алган, аларны хастаханәгә озатканнар.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә гомерләре өзелгән өч ир-ат - Казаннан, тагын берсе - Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Аларның минивэнда өйләренә кайтып килеше булган.

Фото: Пенза өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/troe-zitelei-kazani-pogibli-v-zutkom-dtp-s-kamazom-v-penzenskoi-oblasti-5918768

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев