Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Полицейскийлар Казан урамында төнге атыш вакыйгасын тикшерә

Бу хәл турында мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Төнлә Казанның Киров районында билгесез затлар урамда атыш оештырган. Бу хәл турында мәгълүматны социаль челтәрләрдән файдаланучылар урнаштырды.

Якынча мәгълүматларга караганда, Бишбалта бистәсендә Кызыл Армия урамында ату тавышлары ишетелгән. Шаһитлар вакыйга урынында берничә гильза табылган, дип яза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта төнге вакыйгалар эзләре буенча тикшерү бара.

«Полициягә атыш урынында берничә кеше булуы турында сөйләгән шаһитлардан гариза керде. Хәзер полицейскийлар бу хәлнең сәбәпләрен ачыклый», - дип сөйләделәр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев