Россия кешесе, кәбестәгә яшереп, Азербайҗаннан 30 млн сум алып кайтмакчы булган
Хәвеф-хәтәр

Россия кешесе, кәбестәгә яшереп, Азербайҗаннан 30 млн сум алып кайтмакчы булган

Ир-ат Ираннан Россиягә йөк машинасында чәчәкле кәбестә ташыган.

Россия кешесе Азербайҗаннан, йөк машинасында кәбестәгә яшереп, 30 млн сум алып кайтмакчы булган, дип яза «Газета.ру».

Ир-атны Азербайҗан таможня хезмәткәрләре тоткарлаган. Анда рәсмиләштерелмәгән 29 млн 980 мең сум акча табылган. Ул акчасын декларациядә күрсәтмәгән. Ир-ат Ираннан Россиягә «Volvo FN 12» йөк машинасында чәчәкле кәбестә ташыган.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев