Татарстанда 16 яшьлек кызның үлеменә китергән авария турында соңгы мәгълүматлар билгеле
Яшел Үзән районы юлында үлемгә китергән авария турында яңа мәгълүматлар пәйда булган. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итте
Исегезгә төшерәбез: 26 апрельдә төнлә Renault Logan, тимер киртәгә килеп бәрелгәннән соң әйләнеп капланган. Йөртүчесе, исерек булу өстенә, машина йөртү хокукы юк килеш рульгә утырган.
Фаҗигадә 16 яшьлек кыз баланың гомере өзелгән. Тагын ике үсмер – 13 һәм 14 яшьлек пассажирлар, җәрәхәтләнгән хәлдә, хастаханәгә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев