Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда ике балалы гаилә сөрем газы белән агуланган

Татарстанның Болгар шәһәрендә ике балалы гаилә сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Бүген иртәнге сәгать 6да Крайняя урамында шәхси йортта дүрт кеше зыян күрүе турында хәбәр ителгән.

40 яшьлек ир-ат, аның 33 яшьлек хатыны, шулай ук 10 һәм 5 яшьлек ике балага ис тигән.

Ир-ат, табиблар караганнан соң, хастаханәгә барудан баш тарткан. Гаиләнең калган әгъзаларын Спас районы Үзәк хастаханәсенә китергәннәр.

Прокуратура бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклаячак һәм газ җиһазларын кулланганда иминлек турындагы закон үтәлешен тикшерәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ike-balaly-gaila-sorem-gazy-belan-agulangan-5867563

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев