Татарстанда М-7 трассасында  юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М-7 трассасында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше һәлак булган

Юлларда сак булыйк!

18 ноябрь иртәсендә Татарстанда М-7 «Волга» автотрассасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Төбәк дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 33 яшьлек Toyota йөртүчесе  авариягә эләккән һәм юл читендә торган «Валдай» йөк машинасына бәрелгән. Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәм пассажиры урында һәлак була. Беренчел версия буенча, юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе куркынычсыз булмаган хәрәкәт тизлеге булган. Полиция булган хәлнең барлык шартларын ачыклауны дәвам итә.

Госавтоинспекция МВД по Республике Татарстан


Нет комментариев