Сак һәм уяу булыгыз!
Яшел Үзәндә төнге сәгать өчләр тирәсендә Чапаев урамы, 1 адресы буенча тугыз катлы кирпеч йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләделәр.
Янгын сүндерүдә һәм эвакуацияләүдә гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 27 белгече һәм 7 берәмлек техника катнашты. 9 кешене коткарып кала алганнар, алар арасында ике бала да бар.
Кызганычка каршы, янгын нәтиҗәсендә ике ир-ат һәм бер хатын-кыз һәлак булган. Аларның шәхесләре хәзер ачыклана.
Янгын мәйданы 10 кв. м тәшкил иткән, дәүләт янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре килеп чыккан хәлнең сәбәбен ачыклый.
Хәлләрне ачыклау өчен вакыйга урынына шәһәр прокуроры Дмитрий Ерпелев чыкты. Фаҗиганең башлангыч сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев