Түбән Камада ир-ат исерек күршеләрен коткару өчен ике тапкыр янгынга кергән
Янгын кичә кич Вахитов проспектындагы 13нче йортта чыккан.
Түбән Камада ир-ат исерек күршеләрен коткару өчен ике тапкыр янгынга кергән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“Вахитов проспектында күп катлы торак йортның өченче катындагы фатирда янгын чыгуы турындагы хәбәр 20.44 сәгатьтә килгән”, - диелгән ведомство хәбәрендә.
62нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен шул йортта яшәүчеләр каршы алган. Алар янгын сүндерүчеләргә шушы йортта яшәүче Дмитрий Никифоровның янгын чыккан фатирдан ир-ат белән хатын-кызны коткаруы турында хәбәр иткәннәр.
Коткаручы ир-ат фатирда ут сүнгәч уртак коридарга чыккан һәм төтен исен сизгән, күршеләренең фатир ишегеннән төтен чыгуын күргән. Ир-ат ишекне шакып караган, ачучы булмаган. Ул ишекне ватып фатирга кергән. Соңгы көченә ишеккә таба шуышучы хатын-кызны күреп алган һәм аны һавага алып чыккан. Аннан йортта зыян күрүченең исерек ире калуын белгән. Дмитрий янә янгын чорнап алган фатирга кергән һәм караватта йоклап яткан ир-атны урамга алып чыккан.
Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм табиблары караган.
Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергән. 3 кв.метр мәйданга зыян килгән. Янгын көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан дип фаразлана.
Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев