Төнлә Татарстан өстеннән өч БПЛА бәреп төшерелде
Россия ПВО чаралары 22 февральдән 23 февральгә каршы төндә Татарстан территориясендә өч пилотсыз очу аппаратын юк иткән. Бу хакта Оборона министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство белдерүе буенча, узган тәүлектә илнең төрле төбәкләре өстеннән очкыч тибындагы 152 Украина БПЛА тотылган һәм юк ителгән. Пилотсыз очкычларның иң күп саны Белгород (65 БПЛА) һәм Саратов (35 БПЛА) өлкәләре өстендә бәреп төшерелгән.
Оборона министрлыгында шулай ук Кырым (16), Воронеж (8), Ростов (8), Краснодар крае (4), Азов диңгезе акваториясе (4), Волгоград (3), Курск (2), Липецк (2), Тула (1) һәм Тверь (1) өлкәләре өстеннән БПЛА тотып алу турында хәбәр иттеләр.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Әлмәт районы өстендә дошманның пилотсыз очкычы бәреп төшерелде.
Бу сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгуга китергән. Зыян күрүчеләр юк. (Реальное время)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев