Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН КОТЛАГАН ӨЧЕН 19 ЯШЬЛЕК ЕГЕТНЕ КЫЙНАП КИТКӘННӘР

Бу хәл Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә 31 декабрьдә була.

Sterlitamakcity.ru сайты язуынча, "Салават" кинотеатры каршыннан узып барганда 19 яшьлек егет 25-35 яшьлек ирләр төркемен Яңа ел белән котлый. Шуның өчен егетне кыйныйлар. Егетнең танышлары хәзер бу вакыйганың шаһитларын эзли һәм аларга зур акча тәкъдим итә. 

Стәрлетамакта Яңа ел төнендә тагын ике зур вакыйга була. Иртәнге биштә Төмән номерлары булган автомобиль "Суханов" тукталышындагы кешеләрне бәрдереп кача. 

1 гыйнвар көнне Үзәк чыршы янында сугыш чыга. Бу вакыйганың да шаһитларын эзлиләр.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев