Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Аграр көллият студентларының “Сәяхәт” драма түгәрәге Саба мәдәният йортында спек­такль күрсәтте [+фото]

Аграр көллият студентларының "Сәяхәт" драма түгәрәге Саба мәдәният йортында Аманулланың "Әле кичә генә яз иде" спек­таклен күрсәтте.

Юныс Гыйниятуллин җи­тәк­челегендә оешкан бу түгәрәк әле бер ай гына эшләсә дә, спектакль тамашачылар кү­ңеленә үтеп керерлек һәм истә калырлык булды. Сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган һәм спектакльне зур дулкынлану белән көткән яшь артистлар үзләре кебек үк егет-кызлар тормышындагы вакыйганы бик оста башкардылар. Бу лирик драмада бүгенге көндәге иң актуаль проблема - яшьләрнең рухи ныклыгы, тормышка карашлары, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре яктыртылган. Студентларның көллияттә алган тәрбияләре, җаваплылык, бирелгән эшне тиешле дәрәҗәдә башкару кебек сыйфатлары спектакль барышында ачык күренде. Һәр студент үзенә тапшырылган рольне тырышып, җиренә җиткереп башкарды. Сәх­нәдәге күренешләр тамашачыны көлдерде дә, елатты да, ә, иң мөһиме, уйланырга мәҗбүр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев