Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада янгынга каршы махсус режим кертелде

25 апрельдән 15 майга кадәр, Татарстан территориясендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы дәрәҗәсе артуга бәйле рәвештә, янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак.

Быел әлеге  режимның төп үзенчәлеге – учаклар ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чар яндыруны тулысынча тыю.

 «Урман янгыннары куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздыру тыела. Урманнар белән якын булмаган торак пунктларда гына мангалларда ризык пешерергә рөхсәт ителә», — ди Саба һәм Теләче районнары буенча янгыннар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.

Тик монда да кагыйдәләр бар: ризык утка чыдам җайланмада пешерелергә һәм ул  корылмалардан биш метр ераклыкта булырга тиеш. Мангал янәшәсендә 2 метр тирәлектә коры чирәм, янып китүчән әйберләр булмавы шарт. Учак сүндерелгәнче  кизү булырга тиеш, аннары аңа туфрак, яки су сибү таләп ителә.

«Махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры чирәм яндыру тыела. Нинди генә торак пункт, бакчачылык оешмасы булмасын, янгынга каршы махсус режим вакытында ачык җирдә генә түгел, тимер мичкәләрдә дә чүп яндыру тыела», — дип белдерде Айнур Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев