Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Суд шикаять язмый

Бервакыт судка урта яшьләрдәге ханым мөрә­җәгать итте. "Күрше­нең бозавы бәйдән ычкынып, бөтен яшелчәне таптаган, судка бирмәкче идем, гариза язып кына бирегезче"- ди бу.

Мондый гозер-үтенечләр кешеләрнең юридик белеме җитәрлек булмаудан туа. Еш кына төрле оешмалар кешеләрне судка юллаганда анда инде тиешенчә язылган гариза яисә дәгъва белән, кирәкле документларны туплап барырга кирәклеген аңлатмыйлар. Нәтиҗәдә судта кешеләрне кабул иткәндә "Безне судка гариза язарга җибәрделәр", "Гариза, шикаять язып бирегез әле", "Сез үзегез гариза язып бирергә тиештер", "Менә бу мәсьәлә буенча юридик ярдәм күрсәтегезче" кебек сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мондый очракларда хөкем йортына гозер белән килүчеләргә судның бернинди дә хезмәт күрсәтмәгәнлеген аңлатырга туры килә. Суд - теге яки бу мәсьәлә буенча юридик ярдәм күрсәтә торган орган түгел. Шулай ук гаризалар, дәгъвалар, бүтән мөрәҗәгатьләр дә язып бирми. Чөнки хакимият бүленеше хакында конституция принциплары һәм судьяларның бәйсезлеге нигезендә суд рәисләре, судьялар, суд аппараты хезмәткәрләре нинди дә булса юридик киңәшләр һәм консультацияләр бирергә хокуклы түгел. Шулай булмаганда бу якларның тигез хокуклылыгы принцибын бозарга мөмкин.

Ә бит суд каршында бер генә як та өстенлекле була алмый, аларның процессуаль хокуклары да, үз позицияләрен һәм үз мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлекләре дә тигез. Суд хезмәткәрләре кайбер мәсьәләләр буенча аңлатма гына бирә ала. Әйтик, дәгъва гаризасының, шикаятьнең формасы, гариза белән бергә бирелә торган документлар исемлеге, дәүләт пошлинасы түләү, аннан азат итү, аның күләмен киметү шартлары һәм башкалар турында.

Шуның өчен дә үзегезнең хокукларыгызны һәм мәнфәгатьләрегезне тиешенчә яклау, кызыксындырган мәсьәләләр буенча юридик консультация алу өчен адвокатларга, юристларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар аерым кешеләргә һәм юридик затларга юридик ярдәм күрсәтәләр, төрле хокукый мәсьәләләрне аңлаталар, дәгъва гаризалары, шикаятьләр язалар, шулай ук судларда кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклыйлар. Үзегезне кызыксындырган һәм үзегез өчен файдалы, кирәкле булган тулырак мәгълүматларны, шул исәптән судта гражданнарны кабул итү тәртибе хакында сез Саба район судының рәсми сайтында (http://sabinsky.tat.sudrf.ru) таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев