Сатыш авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен күптән көтелгән вакыйга — җирлекнең торак пунктларында автомобиль юлларын ремонтлау эшләре башланды.
Авыл урамнарындагы юлларның торышын яхшырту максатында, җирле әһәмияттәге юл челтәрен төзекләндерү буенча масштаблы эшләр алып барыла. Ремонт эшләренең барышы һәм сыйфаты җирле үзидарә органнары тарафыннан даими контрольдә тотыла.
Эшләр «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында»гы Федераль закон нигезендә гражданнарның үзара салым программасы кысаларында башкарыла. Авыл халкы җыеп тапшырган үзара салым акчаларына Татарстан Республикасы бюджетыннан да финанс ярдәме өстәлә, бу исә җыелган сумманы берничә тапкыр арттырырга һәм юл челтәрен сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Юл-төзелеш эшләрен «Рамазан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре башкара. Подрядчы оешма заманча технологияләр кулланып, эшләрне билгеләнгән срокка тәмамларга вәгъдә итә.
Ремонт эшләре дәвам итә. Авыл халкы һәм кунакларны вакытлы уңайсызлыкларны аңлап кабул итәргә чакырабыз. Нәтиҗәдә, Сатыш авыл җирлегенең барлык урамнары да тигез, куркынычсыз һәм заманча таләпләргә җавап бирүче юллар белән сөендерәчәк.
Нет комментариев