Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Xыялда - яңа комбайн [+фото]

Урып-җыю чорында "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларына баргач әтиле-уллы Илһам һәм Ильяс Миңнегуловларны еш очратабыз. Илһам абый хуҗалыкның алдынгы, тәҗрибәле комбайнчысы, механизаторы. Улы да калышмый үзеннән, әти биргән киңәшләрне истә тотып, туган як кырларының киңлегенә, иркенлегенә хозурланып эшли. Бәйрәм якынлашкан көннәрдә "Беларусь" тракторы янында фермада очраттык үзен. Комбайнын кышкы саклауга...

-Өченче класста укыганда әтинең комбайнына утырып йөри башлаган идем, бераз үсә төшкәч, биш еллап комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Үзем ныклап комбайнга йөртә башлаганга алты ел, - дип сөйли Ильяс.

"Нива"га утырганчы өч ел дәвамында "ДОН-1500" комбайнын да иярли әле ул.

-"Нива" җайлырак, җыйнаграк. "Нива" 2005 елгы, "ДОН-1500" аннан да искерәк, - ди яшь комбайнчы. Искергән булса да, кагып-төзәтеп, тәртипләп торгач уракта сынатмаган "кыр корабы".



Район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов игълан иткән ярыш шартлары буенча, ашлык суктыруда "Нива" комбайннары арасында беренчелекне яулаган. 13 мең центнердан артык икмәк җыйнап алуга ирешкән яшь егет.

Тәтеш муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында узган "Хезмәт кешесенә дан" 8нче респуб­лика конкурсында да катнашып кайткан. Ярышларда республиканың 15 муниципаль районыннан 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашкан. Алар башта теоретик, шулай ук икътисад һәм агротехнологияләр буенча сорауларга җаваплар биргән. Конкурсның практик өлешендә катнашучылар комбайнның технологик һәм техник төзелеше буенча үз осталыкларын күрсәткән.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев