Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Журналистлар Берлегендә– «Саба таңнары” көне

Узган җомгада "Саба таңнары" газетасы өчен истәлекле вакыйга булды: Татарстан журналистлар берлеге үзенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында игълан иткән пилот проектында катнаштык.

"Берлектә - район матбугаты көннәре" чарасының пионеры булуга республика районнары газеталары арасында беренчеләрдән үз музеебызны булдырып ирештек. Хәзер тарихи бүлмәдә мәктәп укучылары еш кунак. Ә ул көнне музеебыз экспонатлары Казанга "күчте" һәм җурналистлар йортына урнаштырылып федераль университетның татар журналистикасы факультеты студентлары игътибарына тәкъдим ителде. Булачак журналистлар "Саба таңнары" газетасы тарихын чагылдырган күргәзмә белән кызыксынып таныштылар һәм баш мөхәррир Рөстәм Исмәгыйлов, хезмәткәрләр Илмира Галимуллина, Фәнил Мәүлетов, матбугат ветераны Гөлсинә Галимуллина сөйләгәннәрдән, шулай ук видеослайдлардан да күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Гомумән, журналистларның "атасы", профессор Васил Гарифуллин, җырчы-композитор Тәслимә Низами, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова, тележурналист Зөлфәт Зиннуров катнашында узган ул көн якташлар очрашуына да әверелде дисәң дә, арттыру булмас. Васил Гарифуллин үзенең беренче язмаларын "Саба таңнары"нда бастырып кына калмыйча, шушы газетада иҗади практика да уза һәм һәм бер калын папкалык материал туплап өлгерә. Якташыбыз әлеге архивны редакция музеена тапшырырга иртәрәк икәнлеген әйтте, алар галим өчен укыту эшендә кулланма булуларын дәвам итәчәк. Рөстәм Исмәгыйлов Васил абыйлары кебек "районкада" практика үтәргә теләгән студентларны кабул итәргә әзер икәнлеген белдерде. Студентлар үзләре дә очрашудан уңай фикердә. "Менә бүгенге очрашу күңелләрдә әллә кайчан күрмәгән дусларыңны күргәндәй шатлык хисе уятты. Югыйсә бу очрашуга хәтле мин укытучыларымны һәм ишетеп кенә белгән журналистларны күренекле остазлар буларак кына белә идем",- дип язды Алсу электрон почтабызга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев