Саба район мәдәният бүлеге, район мәдәният йорты коллективы әзерләгән "Яшәреп яшьнәп, яшәсен яшьлек!" дип исемләнгән программа үз эченә яшьләр концертын һәм дискотеканы берләштерде.
Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйртдинов һәм Шекше мәдәният йорты, Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре күңел ачу кичәсенә мәйдан әзерләү, үзешчәннәрне туплау, чәй, камыр ризыклары әзерләүчеләрне, тәм-томнар белән сату итүче, пылау пешерүчеләрне барлау, халыкны бәйрәмгә чакыру кебек хезмәтне башкарды. Шулай ук спонсорларыбыз ярдәме белән дә тиешле югарылыкта узган мәдәни күңел ачу чарасы бәйрәмчә салют белән тәмамланды.
Нет комментариев