Аграр көллият студентларының “Сәяхәт” драма түгәрәге Саба мәдәният йортында спектакль күрсәтте [+фото]
Аграр көллият студентларының "Сәяхәт" драма түгәрәге Саба мәдәният йортында Аманулланың "Әле кичә генә яз иде" спектаклен күрсәтте.
Юныс Гыйниятуллин җитәкчелегендә оешкан бу түгәрәк әле бер ай гына эшләсә дә, спектакль тамашачылар күңеленә үтеп керерлек һәм истә калырлык булды. Сәхнәгә тәүге адымнарын ясаган һәм спектакльне зур дулкынлану белән көткән яшь артистлар үзләре кебек үк егет-кызлар тормышындагы вакыйганы бик оста башкардылар. Бу лирик драмада бүгенге көндәге иң актуаль проблема - яшьләрнең рухи ныклыгы, тормышка карашлары, бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре яктыртылган. Студентларның көллияттә алган тәрбияләре, җаваплылык, бирелгән эшне тиешле дәрәҗәдә башкару кебек сыйфатлары спектакль барышында ачык күренде. Һәр студент үзенә тапшырылган рольне тырышып, җиренә җиткереп башкарды. Сәхнәдәге күренешләр тамашачыны көлдерде дә, елатты да, ә, иң мөһиме, уйланырга мәҗбүр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев