Авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сагы командаларының ут хәвефенә каршы торуга әзерлегенә смотр үткәрелде [+фото]
Узган атнада 29нчы янгын часте базасында МЧСның Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе белән берлектә авыл җирлекләрендәге ирекле янгын сагы командаларының (ДПО) ут хәвефенә каршы торуга әзерлегенә смотр үткәрелде.
Янгын сүндерү техникасына башкарма комитет җитәкчесе, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комисиясе рәисе Равил Гасыймов бәя бирде. Смотр барышында ДПОлар эшчәнлегендә булган кимчелекләр дә күрсәтелде, тәкъдимнәр әйтелде. Шулай ук урыннар билгеләнеп, Арташ депосы җиңүче дип табылды. Призлы урыннар Килдебәк һәм Оет деполарына бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев