Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бәетемне Зәйнуллина Рәзилә Валентин кызы истәлегенә багышлыйм

Бисмилләһи дип башладым Бу бәетнең башларын. Утыз ике тулмый калды, Гүргә керде башларым. Иртән торып килеп бастым Түрдәге зур көзгемә. Ай калыккач үләрмен дип Кермәде шул төшемә.

Ашыгып чыгып киттем мин

"Сабантуй"га - эшемә.

Көне буе әзерләндем

Бүген бәйрәм киченә.

Барлап куйдым, кабатладым,

Алып барам, ләбаса.

"Лилия дим, син җырларсың,

Гөрләсен бәйрәм залда".

Әзерләндем мин ашкынып,

Чәчкә бигуди куйдым.

Матур итеп бизәндем дә,

Иремне мин күндердем.

Барма, дигән саен никтер

Ашкынды минем йөрәк.

Сизгән Фәрит, тик нишләтим,

Аллаһка да мин кирәк.

Балаларымның карадым

Соңгы тапкыр күзенә.

Әтиегезне тыңлагыз, дип,

Үрелдем йөзләренә.

Соңгы тапкыр үпкәнемне,

Эх, белмәдем шулвакыт.

Кочаклаган булыр идем

Сезне мин кысып-кысып!

Әйтәләр бит: кеше, сизеп,

Ашкына диеп, шашып.

Әллә Аллам синең янга

Барырга миңа вакыт?!

Эшләнмәгән эшем калды,

Җырланмаган җырларым...

Зинһар, кичер мине, Фәрит,

Тыңламадым сүзләрең.

Балаларны бәрми-сукмый

Үстер инде син, иркәм,

Мин тик читтән күзәтермен,

Ә Аллаһ ярдәм итәр!

Бәйрәм кичендә җырладым,

Биедем мин, уйнадым.

Бер мизгелдә никтер шулай

Катып калып туктадым.

Гафу итегез сез, зинһар,

Мин алай теләмәдем.

Әле сезне төнгә кадәр

Хәлдән тайдырыр идем.

Биетер дә, җырлатыр да,

Көлдерер идем сезне.

Ходай шулай сынау куйды,

Үтәдем аның сүзне.

Рәхмәт сиңа, Алсу җаным,

Бер секунд та китмәдең.

Дога юллыйм сиңа, дустым,

Уң булсын диеп эшең.

Агач башларына кунып,

Кычкыра кошның зурысы.

Гомерең бетә, Рәзилә, дип

Кисәткәндер ахрысы...

Киттем инде мин еракка,

Монда киткәч, кайтмыйлар.

Кайтыр юлың ябык, диеп,

Кошлар шулай сайрыйлар.

Догалар юллагыз, дуслар,

Минем изге рухыма.

Кеше китә, җыры кала,

Озын гомер буена!

Лилия Латипова,

Сатыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев