Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Дания Галимуллина, Агросәнәгать комплексы һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты рәисе:

-Хөрмәтле райондашлар!

Агросәнәгать комплексы һәм барлык тармак профсоюзларының район комитеты барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән ихлас котлый. Сафларыбыз зур, 18 меңнән артык хезмәт кешесен берләштерә. Бәйрәмнәр беркайчан да профсоюзлардан башка үтми, алар - хезмәт ияләренең культуралы ялын, буш вакытын оештыру, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту турында беренче чиратта кайгыртучылар. Район хуҗалыкларына да беренче Кыш бабай профсоюздан килә, быел да шушы матур традиция саклана. Без халык хуҗалыгының иң мөһим тармакларында эшләүчеләр турында кайгыртабыз, хәл-әхвәлләрен белешәбез, узып баручы елга нәтиҗәләр ясыйбыз, башкарылган эшләрне барлыйбыз. Инде алга таба бурычыбыз - үз җиребездә җитештерелгән продукцияне эшкәртү һәм сату өчен барлык шартларны тудыру, хезмәт кешесенең мәнфәгатьләрен яклау. Яңа ел - яңа өметләр, ышанычлар һәм ниятләр белән тулы бәйрәм. Бәхетле Яңа еллар сезгә, иң изге теләкләрегез тормышка ашсын. 2017 ел бары тик матур сөенечләр генә, гаиләләрегезгә муллык, иминлек алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев