Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Дөньядан киткәнче, күбрәк изгелек кылып калырга кирәк»

Узган атнада башкалабыздан күңелсез хәбәр килеп иреште. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикле булган, әмма шуңа да карамастан күп игелекле эшләр башкарып халык, бигрәк тә балалар күңелен яулаган якташыбыз, кечкенә буйлы, олы йөрәкле Регина Иванова вафат... Бу якыннары өчен генә түгел, безнең өчен дә тетрәндергеч хәбәр булды.

Тормышны чиксез яраткан, һәрвакыт шат, оптимист күңелле Регинаның юклыгына һаман да ышанасы килми. Андый изге җаннар озак яшәргә тиеш  кебек югыйсә... Җирдәге фәрештәләр... Аның үзенә дә яратып Фея дип дәшәләр иде. 2018 елда  "Татарстан энҗесе" конкурсында җиңгәннән соң, безнең редакциягә дә кереп, шатлыгын уртаклашкан иде Регина. Җор телле, юмор хисле, шул ук вакытта кыю фикерле, үҗәт, бик максатчан кыз булып истә  калды ул чагында. Регина Казанның «Иман нуры» мәчетенең хәйриячелек бү­легендә җитәкчелек итте. Ял­гыз калган кешеләрне, ДЦПлы балаларны, мохтаҗ гаи­ләләрне барлап, аларга ярдәм итү юлларын таба белде. Хәйриячеләр ярдәме белән әзерләнгән күчтәнәч пакетларын авыр хәлдә яшәү­челәрнең  өйләренә илтте. Мәк­тәпләрдә укучылар белән очрашып, "Игелек дәресләре" уздырырга да вакыт тапты. Бу хәйрия эшеннән тыш КФУда  психолог белгечлеге, үзләштерде,читтән торып  КГАУның  урман хуҗалыгы һәм экология  фа­куль­тетын тә­мам­лады. Җә­мәгать эше активисты иде, пан­демия вакытында да мохтаҗларга зур ярдәме тиде. Кыскасы, тормыштагы бар максаты  кешеләргә игелек таратуда иде Регинаның. Үзе дә "Минем авыру белән озак яшәмиләр, бу дөньядан киткәнче, күбрәк изгелек кылып калырга кирәк",– дип әй­тергә яраткан.

Быел Регина күптәннән көткән фатирлы булган. Аңа яңа җиһазлар алу турында хы­ял­ланган. Әмма... Аллаһы Тә­галә 32 яшендә аны үз хозу­рына алды. Инде Раббыбыз  мөэ­миннәргә вәгьдә иткән     югары җәннәтеннән үз йорты  белән сөендерсен! Кечкенә буйлы, әмма таулар биеклегендә игелек кылып, башкаларны  бәхетле иткән сеңлекәшебезгә шулай дип дога кылыйк.

Регина Шәмәрдән бистә­сен­дә җирләнде. Әтисе Рафаил абый­ның, туганнарының авыр  кайгыларын уртаклаша­быз, күр­кәм сабырлыклар те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев