2017 елның 1 нче апреленнән Татарстанда экологик-санитар икеайлык старт алды. Әлеге бәйгедә республиканың төрле оешмалары мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, мәктәпләр катнашты.
Сабаның 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы әлеге бәйгедә район күләмендә гран-прига лаек булды һәм әлеге эш республика этабына үтте. Бүген, "Эковесна-2017" бәйгесенең республика күләмендәге җиңүчеләре билгеле булды. Нәтиҗәдә, Байлар Сабасының 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасы "Экосад", Мичән төп мәктәбе "Экошкола" номинанацияләрендә җиңүче булдылар. Әлеге призерларга Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.


Нет комментариев