Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш сөйгәнне ил сөя

19 сентябрьдә Сабада яшәүче Фәгыйлә Хисамиевага 90 яшь тулды.

Түбән Шытсу авылында туып-үскән кыз 4нче сыйныфтан соң сарык фермасында, хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыштан соң Свердловск өлкә­сендә шахтада да эшләргә туры килә. Соңрак Сабаның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү йортында тегүче булып эшли. 1971 елдан район ветеринария лабо­раториясендә җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга китә. Тормыш иптәше Баһави белән гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызы Флера гаиләсе тәрбиясендә тормыш кичерә. Юбилее белән социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Саба шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Айзат Шәйхуллин тәбрикләп, Россия Президенты Путинның Котлавын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев