Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелде [фоторепортаж]

Районыбызда ел саен февраль аенда Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелә.

Быел Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгедә 14 команда катнашты. Турнирны ачу тантанасында республика хәрби комиссариатының районара бүлеге начальнигы Фәнис Закиров, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, волейбол федерациясе җитәкчеләре Илшат Әхмәтшин, Фәнис Вәлиев чыгыш ясады. Саба үзәгендә сугыш-интернационалистлар монументына веноклар салынды. Турнирда җиңүне Шәмәрдән волейболчылары яулады. Мичән авыл җирлеге егетләре - 2нче, аграр көллият волейболчылары 3нче урынга чыкты. Аларга Грамоталар, истәлек призлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев