Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Һәр күңелгә ачкыч таба белүчеләр

Тормыш иткәндә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Кайберәүләр белән аралашкач күңелдә авыр тойгылар кала, икен­челәр сиңа яхшы кәеф бүләк итә. Алардан алган уңай энергия сине зур эшләргә илһамландыра.

Авылыбыздагы клуб һәм китапханә хезмәткәрләре  Рамил  абый Хафизов   һәм  Вәсилә апа  Галиева яхшы кәеф бүләк итүчеләр, һәр­кемнең күңеленә ачкыч таба белүчеләр дияр идем. Алар авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтү белән бергә, һәр кешенең гозерен тыңлап, ярдәм кулы сузучылар да.

Минем үземә дә алар белән еш очрашырга туры килә. Уздырган чараларында мастер-класслар белән катнашам, китап укырга йөрим.

Инвалидлар ункөнлеге уңа­ен­нан ел саен улым Эмиль белән үзләренә чакырып ял иттерәләр. Ул чаралар­да сәламәтлекләре чикле башка балалар, аларның әти- әниләре дә катнаша. Бала­ларыбыз бер-берсе белән аралаша, ә без чәй табыны артында иркенләп ял итеп кайтабыз.

Быел күбебезнең балалары авырып тору сәбәпле, өйгә килеп, хәлләребезне белеп, күч­тәнәчләр тапшырып кит­теләр. Аздан да хәтер кала, юктан да күңел була. Улым Эмильне 9 ел буе онытмыйча олылап искә алулары өчен аларга мин бик зур рәхмәтле. Эшләгән игелекләре үзлә­ренә изгелекләр булып әй­ләнеп кайтсын!

Гүзәл Федорова,

Иләбәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев