Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ир-атлар күзлегеннән идеал хатын-кыз образы нинди була? [сабалылардан сораштыру]

Ир-атлар күзлегеннән идеал хатын-кыз образы нинди була? 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ир-атларга әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Зөлфәт Гыйбадуллин, Явлаштау мәктәбе директоры:

- Идеал хатын-кызны мин беренче чиратта үземнең әни мисалында күз алдыма китерәм. Юкка гына ир-атны үзенә тормыш иптәшен әнисенә охшатып эзли димиләрдер. Бу табигый хәл. Һәр ир-ат үзенең булачак тормыш иптәшендә әнисе чалымнарын табарга омтыла. Минем фикеремчә, хатын-кыз иң элек балаларына ныклы тәрбия бирерлек яхшы әни булырга тиеш.

Илгиз Шәвәлиев, «Шытсу» предприятиесе бригадиры:

- Хатын-кызларны юкка гына нәфис затлар ди­миләр. Алар бар яктан гүзәл булып яратылган. Шуларга өстәп акыллы, тырыш, эшчән дә булса, идеал менә шул була торгандыр дип саныйм. Үзем дә гаилә корырга нәкъ шундыйны эзләдем һәм таптым. Барлык хатын-кызларны иң ямьле бәйрәмнәрнең берсе - 8 март белән котлыйм. Һәрчак шулай җиргә матурлык-гүзәллек таратып, сөеп-сөелеп яшәгез!

Рөстәм Заһидуллин, мәдәният бүлеге җитәкчесе:

- Минем уйлавымча, хатын-кыз гаиләдә ирен яратып, ир сүзен югары санап, гаилә җылысын саклап яшәүче, кыскасы, чын хатын-кыз булып калырга тиеш. Ир-атларга табигатьтән лидерлык, гаиләдә хуҗа булу сыйфатлары салынган. Әмма табигать законнарына каршы барып, гаиләдә баш булып яшәүгә омтылган хатын-кызларны аңламыйм. Нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсәләр дә нәфис затларыбыз үзләренең хатын-кыз икәнлекләрен онытмасыннар иде. Минемчә, беренче чиратта гүзәл ханымнарның йөз-кыяфәте, җәмгыятьтәге роле түгел, гаиләсендә чын хатын-кыз булуы мөһим.

Илсур Галиев, машина йөртүче:

- Хатын-кызны бизи торган төп сыйфатлар - ягымлылык, тыйнаклык дип уйлыйм. Тормышта ире өчен зур таяныч булып, авырлыкларны бергә кичерә алырлык терәк булырга тиеш. «Матурлык туйда гына кирәк», диләр. Мин дә бу сүзләр белән килешәм. Хатын-кызның һәр сүзеннән ягымлылык бөркелеп торса, ир-атлар өчен тормышта иң мөһиме шул дип саныйм. Барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм!

Фәридә Вилданова сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев