Иске Мичәндә бал кортлары матур йортларда яши [+фото]
Күңелендәге матурлыгын кул эшләренә күчереп, башкаларны да гүзәллек дөньясына чакырган ир-егетләргә сокланмый мөмкин түгел. Иске Мичән авылында яшәүче Алмаз Таҗетдинов хуҗалыкта умартачы булып эшли.
Олы юлдан ерак урнашмаган умарталык яныннан үткән-киткән кешеләр дә андагы чисталыкка, бизәкләп ясалган корт ояларына игътибар итми калмый. Өстәвенә тарихны хәтерләтеп торсын, дип Таҗетдин бабасы кулланган умартачы кирәк-яракларыннан музей-почмак та ясап куйган. Борынгы бал аерту, күч җыю җайланмасы, битлек, бал тәпәне, тубал һәм эш кораллары белән мәктәп укучылары да кызыксына икән.
- Мин башта урманчылыкта эшләдем. Төп йорттагы иске өйнең чормасында яталар иде. Монда килгәч теләсә-кайда аунап ятканчы дип, алып килеп куйдым, - ди кул остасы.
Корт ояларының йорт кебек зәвык белән ясалганнары да бар. Якты төсләргә буялган, кыегына ай "кунаклаган" "өй"чекләрдә яшәп ничек бал бирмәсен инде кортлар! Умарта ояларын да үзе ясый Алмаз абый. Умарталыкта тагын бер үзенчәлекле җайланмага күз төште. Агач колганы җиргә беркетеп, искергән ат тәгәрмәче киертеп куйганнар. Анысы күз тимәс өчен икән. Чыннан да яландагы матур ояларны күргәнче, иң элек шул колгага күз төшә... һәм шунда кала, кортларга күз тими.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Алмаз молодецта инде узен!Кулларын алтын синен!
0
0