Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кая булсын, сайлауга бардык!

Барыбыз да кызыксынып көткән Дәүләт Думасына депутатлар сай­­лау артта калды.

Куанычлысы шул: районыбыз сайлаучыла­ры 18 сентябрьдә аеруча активлык күрсәттеләр һәм, сәясәттә тотрыклылык, ышанычлы киләчәк өчен тавыш биреп, парламентта эшлия­чәк Татарстан командасына зур ышаныч белдерделәр. Саба муниципаль районында 98,07 процент сайлаучының тавыш бирүдә катнашуы шул хакта сөйли. Ул көнне урамнарда кара-каршы очрашкан кешеләрнең бер-берсенә "Кая киттегез?" дип биргән сорауларына бер генә төрле җавап ишетергә була иде - "Кая булсын, сайлауга!" Сабада да, кайбер авылларда да халык сайлауларга бәйрәмгә барган кебек гаиләсе, урамы-урамы белән килде.

Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов та тормыш иптәше Гөлсем ханым белән Лесхоз бистәсендәге 2476нчы сайлау участогына беренчеләрдән булып килде.

-Сайлаулардан башка тормыш бармый. Райондашлар иртәдән үк актив, чөнки бүгенге сәяси вакыйганың мөһимлеген халык аңлый. Без сайлауларда катнашып Татарстаныбызның һәм, димәк, районыбызның да киләчәген билгелибез. Сайлаулар матур гына үтәр дип ышанам, - дип, үзенең сайлауларга мөнәсәбәтен белдерде Рәис Нургали улы.

Район башкарма комитеты җитәк­чесе Равил Гасыймов та тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән иртәнге сәгатьләрдә үк Балалар иҗат үзәгендә урнашкан 2483нче сайлау участогында тавышларын бирделәр.

-Илдә, республикада, шул исәптән районыбызда тотрыклылык саклана. Бик күп дәүләт программалары эшли. Социаль объектлар, юллар төзелә, инфраструктура үсеш ала. Моны халкыбыз бик яхшы аңлый. Лаеклыларны сайласак, тормыш алга таба да шушы юнәлештә дәвам итәр дип уйлыйм, - ди ул.

Быел районыбызның 413 егет һәм кызы сайлауларда беренче тапкыр катнашты. Яшь гражданнарыбызның берсе - Ләлә Алтынбаева (рәсемдә) ветеринария берләшмәсе бинасында урнашкан участокка иртәнге 8гә үк килгән иде. Бу участокка беркетелгән 18 яшь сайлаучы арасында беренче булганы өчен бүләк тә бирелде әле студент кызга. Ә Килдебәк авылында яшәүче Алинә Рәкыйповага 18 сентябрь аеруча шатлыклы көн иде, аңа 18 яшь тулды. "Сайлау минем өчен икеләтә бәйрәмгә әйләнде. Мондый көн гомергә бер генә була һәм шуның өстенә ул сайлауга да туры килде",- дип куанычын уртак­лашты булачак медик.

Сәламәтлекләренә бәйле рәвештә участокларга килә алмаганнарга өйләрендә күчмә төркемнәр хезмәт күрсәтте.

Россия Эчке эшләр министрлыгы район бүлегенең 42 хезмәткәре сайлау участокларында җәмәгать тәртибе саклады. Бүлек җитәкчесе Васил Исмәгыйлов әйтүенчә, сайлаулар вакытында хокук бозу очрагы теркәлмәгән, шикаятьләр булмаган. Әмма, шуңа да карамастан, шәхси состав көчәйтелгән режимда эшләгән. Журналистларыбыз сайлаулар барышы турында сайтларга язып, хәбәр җиткереп тордылар.

Сайлау нәтиҗәләре буенча, 26нчы Идел буе бер мандатлы сайлау округы буенча 7 кандидат арасыннан Фатих Сәүбән улы Сибагатуллин 82,96% тавыш җыйды. Партияләр исемлеге буенча «Бердәм Россия» партиясе 95,36 % тавышка ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев