Казанның Теннис академиясендә узган Республика ифтарында Сабадан да делегация катнашты
Кичә Казанның Теннис академиясендә V Республика ифтары узды. Мәҗлескә 10 мең кеше чакырулы иде, Сабадан да делегация катнашты.
Республикакүләм ифтарны инде хәзердән үк халыкара дәрәҗәдә, дип атарга мөмкин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, бирегә республикадан гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм хәтта чит илдән дә кунаклар килгән.
«Төбәкләрдән килүчеләр күп иде, Ираннан да, башка илләрдән дә кунаклар булды. Күрше төбәк - Марий Эл, Чувашия, Уляьяновск һәм башка җирлекләрдән дә вәкилләрне күрдек. Шуңа да моны федераль дәрәҗәдәге, хәтта халыкара ифтар дияргә була», - диде Камил Сәмигуллин "Татар-информ" хәбәрчесенә.
«Урта Азия илләреннән кунаклар бар иде, - дип өстәде мөселман-эшмәкәрләр Ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов. - Барлык мөселман төбәкләреннән килүчеләр булды. Дагыстан, Ингушетия, Адыгый, Башкортстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург...."
Сүз уңаеннан, киләсе елга футбол буенча дөнья чемпионаты узганлыктан, республикакүләм ифтар кабат Теннис академиясендә узарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев