Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Куркынычсызлык атналыгы”

Бүгенге көндә кемнең нинди генә техникасы булмасын, без барыбер - җәяүлеләр. Шуңа күрә законны ихтирам итүче, тәртипле булган җәяү йөрүчеләрне укыту һәм тәрбияләү мөһим.

26-30 сентябрь көннәрендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Куркынычсызлык атналыгы" игълан ителде. Төп максат булып, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү тора.

Әлеге уңайдан, Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасында Саба муниципаль районының башкарма комитеты хезмәткәре Альбина Раифовна һәм ГИБДД хезмәткәре Динар Рамилевич аңлату эшләре алып барды. Ата-аналарга юлда балаларының үз-үзләрен куркынычсыз тоту кагыйдәләренә өйрәтүне кечкенәдән үк башларга һәм план буенча системалы алып барырга кирәклеге әйтелде. Җәяү йөргәндә һәм машина-велосипедта хәрәкәт иткәндә нинди таләпләр бар, барысы да искә алынды. Ата-аналарга тагын да үтемлерәк булсын өчен, балалар катнашындагы һәлакәтләр турында презентация һәм видео язмалар күрсәтелде.

Әйе, юлдагы төрле һәлакәтләрнең сәбәпчеләре булып, күп вакыт, балалар тора. Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, 2016 елның 7 аенда гына да балалар һәм 16 яше тулмаган яшүсмерләр катнашында 10281 юл һәлакәте теркәлгән. Шуларда 353 баланың гомере өзелгән булса, 11008е - төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган. Иң киң таралган сәбәпләр: мәктәпкәчә яшьтәге балалар якынлашып килүче машинаның арасын, аның тизлеген дөрес билгели алмыйлар, алар үзләренең мөмкинлекләрен дөрес бәяләмиләр, үзләрен тиз һәм җитезгә саныйлар; юл аркылы чыкканда тиешсез урыннан чыгалар; светофор һәм регулировщик сигналына буйсынмыйлар; алар юлда килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлне аңлап бетермиләр.

Кызганыч, әлеге статистика көн саен үзгәреп тора. Һәлакәтләр җәяүле балаларның юл йөрү кагыйдәләрен белмәү, олыларның салкын каравы, җитәрлек игътибар бирмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Балалар бакчасы тәрбиячеләре әйтүенчә, баланы урамда үзен тәртипле тоту һәм юл куркынычсызлыгын сакларга өйрәтүдә әти-әнине беркем дә алыштыра алмый, шуңа күрә кулга-кул тотышып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була.

Динар Рамилевич тагын шуңа басым ясады: "Кайбер ата-аналар балаларын машинада махсус утыргычсыз йөртүләрен яки адаптер белән генә эләктерүләрен дәвам итә. Сәбәпләр күп...Шулай да, бала гомере бар нәрсәдән дә кыйммәтрәк, шуны онытып җибәрмәгез, диде ЮХИДИ хезмәткәре үз чыгышы ахырында.

Килдебәк "Кояшкай" балалар бакчасы мөдире

Мухлисова Гүзәл Хәмитовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев