Лесхозда Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәреләчәк
25 мартта Лесхоз урта мәктәбендә I-VI, VII-XI сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәреләчәк. Бәйгенең максаты: шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру, көчле шахматчыларны ачыклау һәм аларның осталыгын күтәрү. Ярышлар иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне һәм призерларны...
25 мартта Лесхоз урта мәктәбендә I-VI, VII-XI сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәннәр арасында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган шахмат ярышлары үткәреләчәк. Бәйгенең максаты: шахмат уенын пропагандалау һәм популярлаштыру, көчле шахматчыларны ачыклау һәм аларның осталыгын күтәрү. Ярышлар иртәнге 9 сәгатьтә башлана. Җиңүчеләрне һәм призерларны Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев