Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Районыбызда 14839 ир-атка 16416 хатын-кыз туры килә

Бу якты дөньяга килүебез өчен барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр. Хатын-кыз образларында иҗат­ка илһамландыручы гүзәл али­һәләрне...

Бу якты дөньяга килүебез өчен барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Яз табигатькә тереклек алып килгән кебек, хатын-кыз да җиргә яңа тормыш бүләк итә. Шагыйрьләр, рәссамнар, фәлсәфәчеләр хатын-кызга карата мәхәббәт һәм рәхмәт хисләрен белдерү өчен иң назлы сүзне, иң җете төсне тапканнар, иң акыллы фикерләр әйткәннәр.

Хатын-кыз образларында иҗат­ка илһамландыручы гүзәл али­һәләрне гәүдәләндергәннәр, тылсымлы планеталарга һәм күңелне җилкендереп янучы йолдызларга алар исемен биргәннәр. Юкка гына һәр ир-ат йөрәге сөйгәненә күктән йолдызлар чүпләргә әзер түгелдер. Ир-атлар күбрәк соклансыннар, мәрхәмәтлерәк булсыннар, диптер инде, табигать аларны безгә караганда күбрәк тә иткән.Районыбызда да 2016 ел мәгълүматлары буенча 14839 ир-атка 16416 хатын-кыз туры килә. Яшьләре буенча карасак, эш яшенә кадәрге кызлар -3160, эш яшендәге гүзәл затларыбыз -8064, инде пенсия яшенә җиткәннәре 5192 кеше. Гаиләләребез учакларын сак­лаучы хатын-кызларыбыз, чын мәгънәсендә, олы йөрәклеләр.

Хәзерге көндә районыбызда өч бала табып үстерүче аналар - 427, дүрт балалылары-40, биш балалылары - 8, алты һәм аннан да күбрәк балалылары 4 икән. Бу санга балаларының яшьләре 18 яшькә тулмаганнар гына керә. 2005 елда Татарстанда күп балалы хатын-кызларга "Ана даны" медале бирелә башлаган иде. Бу исемгә лаек булучылар уннан артты. Элерәк кенә медальле әниләр исемлегенә Курсабаш авылында яшәүче Гөлназ Тәлгать кызы Ибраева, Олы Шыңар авылынннан Гөлзилә Рәүф кызы Маликова да өстәлде.

Хатын-кызларыбыз үз балаларын гына үстереп калмыйлар, ятимнәрне дә үз канатлары астына сыендыралар, аларны чын кешеләр итеп тәрбияләп, олы тормыш мәйданына чыгаралар. Районыбызда 25 ятим бала бүген 20 гаиләдә опекада. Тагын 31 ятим бала 23 гаиләгә (приемные) кабул ителгәннәр һәм 40 гаилә 44 баланы уллыкка алган. Бу кадәр балаларны канатың астына сыендырырга, аларга ата-ана назы һәм терәге бүләк итәргә олы йөрәк һәм тәвәккәллек кирәк!

Хатын-кыз - сөйгән яр, сөйкемле кәләш, тормыш иптәше генә түгел, алар, гүзәл яз гөлләре кебек, безнең дөньябызга матурлык, гармония һәм җан җылысы да өстиләр. Алар кеше күңелен тирәнрәк тоялар һәм, үтә сизгер барометр кебек, тормышыбызда барган үзгәрешләрне яхшырак аңлыйлар. Хатын-кызлар шушы сизгерлекләрен югалтмасыннар, һәрчак акыллы, матур, зур уңышларга ирешкән гүзәл затлар булып калсыннар иде.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев