Саба, Шәмәрдән кешеләре исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарланганнар [исемлек]
Аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүчеләрне ачыклау ЮХИДИ эшчәнлегендә быел да мөһим юнәлешләрнең берсе булып калды.
Ел саен республикада 10 меңнән артык исерек йөртүче "права"сыннан мәхрүм ителүгә карамастан, андыйларның саны кимеми. Районыбызда да шундый вәзгыять күзәтелә. Май ае статистикасына күз салыйк.
1 майда Шәмәрдәндә яшәүче Н., автомобиль йөртү таныклыгын аңарчы ук алдырган була торып, авыл урамында исерек хәлдә машина йөрткәндә тоткарлана.
15 майда шул ук Шәмәрдән кешесе Н.га аек түгел хәлдә автомобиль йөрткән өчен кабат беркетмә төзелә.
17 майда Урта Ныртыда яшәүче И. үз авылы эчендә спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә иткәндә тоткарлана.
20 майда Сабаның Мәктәп урамында туктатылган Яр Чаллы кешесе М.ның да салмыш икәнлеге ачыклана.
21 майда район үзәгендә яшәүче Д.да З.Йосыпов урамында исерек хәлдә автомобиль йөртә. Шул ук көнне Шәмәрдәннең Лермонтов урамында машинасы белән хәрәкәт иткән Ә.гә дә беркетмә төзелә.
Бу йөртүчеләрнең барысына да административ эш кузгатылды. Суд чыгарган карар нигезендә алар 30 мең сум штраф түләргә тиеш булачаклар. Автомат рәвештә "права"дан мәхрүм итү чарасы да өстәлә. Агымдагы елның 5 аенда барысы 40 йөртүче шундый җәза алды. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен тизлек арттырып бозучыларның да артуын искәртми булмый. Биш айда фотовидео чаралары шундый 2117 очракны теркәде. Ягъни 2016 елның шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда 336га күбрәк. "Лихачлардан" сак була күрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев