Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Сабабызның аксакалы, минем бабам - Тимербай хаҗи күпләрнең күңелендә якты эз калдырган олы йөрәкле, бик тәкъва карт иде"

Инде менә бер ел мәхәлләбез халкы аның юклыгы белән килешеп яши...

Сабабызның аксакалы, минем бабам - Тимербай хаҗи күпләрнең күңелендә якты эз калдырган олы йөрәкле, бик тәкъва карт иде.

Тумышы белән Кил­дебәк авылыннан иде ул. Гомере буе колхоз эшендә - иген-икмәк үстерүдә лаеклы хез­мәт куйган. Инде гомер көзенә кергәч, бө­тен барлыгын дингә - Аллаһы Тәгалә юлында хезмәт итүгә багышлады. Һәр көзне зур эшкә алына - хуҗалыклар белән сөйләшеп, техникасын юнәтеп, мәдрәсәләргә, дини уку йортларына гошер сәдакасы илтеп тапшыруны оештыра иде. Бу изге эштә беренче булып чын күңелдән үзе башлап йөрде. Ярдәм сорап килгән кешеләргә беркайчан да ´юк` дигән җавап бирә белмәде. Мин аның оныгы булуым белән бик тә горурланам.Чөнки тормышымда төп максатымны һәм кыйбламны сайларга нәкъ менә ул ярдәм итте. Олы кешенең зирәклеге һәм хикмәтлелеге турында сөйләп торасы юктыр. "Улым, Аллаһы Тәгаләне таны, Аннан курык, бар гамәлеңдә дә ихлас бул һәм башлаган эшеңне җиренә җиткереп үтә," - дип нәсыйхәт бирә иде. Хәер, ул күпләргә үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итте. Әле дә хәтеремдә,бервакыт аңа берәү кич белән акча сорап килде, бабам ике дә уйламый биреп чыгарды. Ләкин ул кеше генә бабама исән чагында бурычын кайтармады...

Соңгы вакытта Тимербай бабам тарихны барлады, сугыш еллары вакыйгаларын халыкка җиткерү турында кайгыртты. Мине Тимербай хәзрәтнең оны­гы дип белүгә, аны белгән һәркем җылы караш һәм тәмле сүз белән аралаша башлый. Казанның дини уку йортларында аны сагынып искә алалар, бик юксыналар. Кызганыч ки, андый аксакалларыбыз безнең арада бик аз калып бара, без - яшьләргә шундый олуг затлардан, тормыш нужасын күргән өлкәннәрдән күп нәрсәләргә өйрәнеп, киңәшләр сорап каласы иде. Андый сабыр һәм хикмәтле кешеләр динебез юлында ничек эшләргә һәм нинди гәмәлләр кылырга кирәклеген бик яхшы аңлыйлар. Бабам да шундый игелекле эшләр белән өлкәннәр арасында гына түгел, яшьләр арасында да зур хөрмәт казанган кеше иде. Дога белән искә алыйк аксакалыбызны...

Алмаз Галимҗанов.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев