Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада соңгы елда административ җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә эчеп янә руль артына утырган 11 кешегә җинаять эше караганнар

Аек булмаган хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылганнан соң бер ел эчендә эчеп янә руль артына утырасың икән, белеп тор, син - җинаятьче (264.1нче статья).

Ул вакытта инде сиңа җәмәгать судьясы 1,5-2 елга праваңны алу, 30 мең сум штраф салу турында карарны игълан итеп, аны 60 көн эчендә түләргә кирәклеген аңлатып кына чыгармаячак. Эшең зурга китеп, хөкем залының бер ягыңда дәүләт гаепләүчесе, икенче ягыңда яклаучы утырачак. Кирәк икән, шаһитлар да чакыртырга һәм утыртып та куярга мөмкиннәр. Мондый күңелсез хәлгә калырга язмасын дибез дә бит, шулай да закон көченә кергән чордан, ягъни 2015 елның 1 июленнән алып, районыбыз җәмәгать судьялары бер елда 264.1нче статья буенча 11 җинаять эше караганнар инде. Димәк, кагыйдәләрне үтәүгә бармак аша гына караучылар табылып тора. Әле август ае башлангач та җәмәгать судьясы Фарат Сәлахетдинов тагын бер исерек йөртүче-җинаятьчегә карата хөкем карары чыгарды. Инде 30 мең сум штраф түләп тә акылга утырмаган машина йөртүче Н. Шәмәрдәндә яши, 1986 елгы, балигъ булмаган өч бала атасы. Ул 15 июль кичендә аек булмаган хәлдә "ВАЗ" автомобиле белән йөргәндә тоткарлана, ягъни бер ел эчендә икенче тапкырын эчеп рульгә утыра. Җитмәсә, үзенең ныклы эш урыны да юк икән, хатыны да 2016 елда туган кызы белән декрет ялында. Җәмәгать судьясының: "Гаиләгезне ничек туйдырасыз соң?"- дигән соравына ул "Хәзергә әти-әниләр белән инде",- дип кенә җавап бирде. Һәрхәлдә аракыга акча тапкан ирнең балалары ач-ялангач түгелдер дип уйлыйсы килә. Хәзер Н.га җәмәгать судьясы җинаять җаваплылыгын җиңеләйтә торган шартларны исәпкә алып (балигъ булмаган өч баласы булуы, яшәү урынында тискәре характер күрсәтмәве) билгеләгән җәза нигезендә 200 сәгать дәвамында мәҗбүри эш башкарырга туры киләчәк. Шул ук вакытта ул 1,6 елга турыдан-туры транспорт чаралары йөртү белән бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан да мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев