Сатыш авылы мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан зур чара үткәрелде [+фоторепортаж]
24 сентябрь көнне Сатыш авылы мәчетенең 20 еллыгы уңаеннан зур чара үткәрелде. Бу зур чарада Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе Габдрахманов Фәнил Исхакович, Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) проректоры Абдуллин Илнур Абдулович, язучы-прозаик Зиннур Хөснияр та катнаштылар.
Бәйрәм авылыбыз мәчетендә үткәрелде: биредә вәгазь тыңланды, намаз укылды. Килгән кунаклар мәдәният йортының өстәл артында тәмле сый-нигъмәтләрдән авыз иттеләр: аш һәм казанда пешерелгән пылау белән сыйландылар. Шушы бәйрәмне оештыруда спонсорлык ярдәм курсәткәне өчен КФХ Мустафиннарга, Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, ООО "Саба"ның Сатыш филиалына рәхмәтебезне белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев