Сатышта авыл тарихы буенча конкурс үткәрелде [+фоторепортаж]
Агымдагы елның май аенда Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбендә бәйге игълан ителгән иде.
Ул бәйгенең эчтәлеге Cатыш авылның тарихын җыю, истәлекле урыннары турында мәгълүмат, фотосурәтләр табудан гыйбарәт. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча министр урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе рәисе Габдрахманов Фаил Исхаковлар бу чарада катнашып, әлеге материалларны эзләп, туплаучыларны Рәхмәт хаты, акчалата бүләк белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев