Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәмәрдәндә яшәүче Хәмидә Сафиуллинаны Путин котлады [+фото]

Өлкәннәргә юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшыру дәвам итә. Шушы көннәрдә әлеге мәртәбәле бүләккә ия булды.

Тыл ветеранына 90 яше уңаеннан Илбашының истәлекле бүләген башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Шәмәрдән авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Раил Гыйльметдинов тапшырды. Хәмидә апа Алан-Елга авылында тугыз балалы ишле гаиләдә туып үсә. Сугыш чорында окоп казу, урман кисү кебек авыр эшләр башкара. 1943 елда әтиләре Ростов-на Дону шәһәре янында барган каты бәрелешләрдә һәлак була. Гаиләдә өченче бала буларак, аңа үзеннән кече туганнарын аякка бастыруда күп көч куярга туры килә. 1943 елда Шәмәрдән ит комбинатына эшкә кереп, 38 ел әлеге оешмада хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Хезмәт чорында бик күп Мактау Грамоталарына, медальләргә лаек була. Бала хәсрәтләре дә кичерә: ике улы да яшьли дөнья куялар. Мең сынауларны кичергән Хәмидә апа бүгенге тормышына шөкрана итеп, бишвакыт намазын калдырмыйча, Зариф абый белән тормышка сөенеп яши. «Без әбиебезне бик яратабыз, озын гомер итсеннәр, һәрвакыт аннан үрнәк алабыз», - ди оныгы Гөлия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев