Татарча китаплар укыйк
Районыбыз мәктәпләре узган уку елында милли мәгариф буенча муниципаль берәмлекләр рейтингында өченче урынга чыккан. Барыбызга да мәгълүм булганча, тел өйрәнү гаиләдән башланса, аның үсешен, киң кулланылышта булуын нәкъ менә мәгариф системасы тәэмин итә.
- Укучыларның белем дәрәҗәсе - нәтиҗәлелекнең төп күрсәткече. Милли мәгариф өчен әһәмиятле күрсәткеч - 9 сыйныфларда татар теленнән бердәм республика тесты. Әлеге нәтиҗәләр буенча безнең район алдынгылар рәтендә. Район буенча уртача билге - 4,48 (республикада - 3,79), 2015нче елда районда 4,32 иде (республика-3,56), - ди районның мәгариф идарәсе башлыгы Илфат Шакиров.
Белем сыйфатының тагын бер күрсәткече - республика олимпиадалары. Узган ел татар теле һәм әдәбиятыннан республикада 19 призлы урыныбыз булган булса, бу уку елында әлеге сан 23кә җиткән. Призерларның күбесе (11) сәләтле балаларга белем бирү мәктәбеннән.
Кибәче урта мәктәбеннән - 3, Саба гимназиясеннән - 2, Шәмәрдән лицее, Эзмә, Югары Симет, Олы Шыңар, Явлаштау, Тимершык, Иштуган урта мәктәпләреннән берәр укучы республикада призлы урын алган. Шулардан 4 укучы җиңүгә үк ирешкән. Аларның өчесе - сәләтле балалар мәктәбеннән, берсе Эзмә авылыннан.
Сәләтле балаларга белем бирү мәктәбенең унберенче сыйныф укучысы, берничә ел рәттән олимпиадада җиңү яулаган Гөлнәзирә Газизова белән сөйләшәбез.
- Ике ел рәттән татар әдәбиятыннан Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында катнаштым. Беренче елны җиңүче, икенче елында призер исемен алдым. Татар китапларын бик яратып укыйм.
Дәрескә кирәкле китаплардан тыш, татар телле газета-журналлар белән дә танышып барам. Татар телен саклап калыр өчен, яшьтәшләремә татарча китаплар күбрәк укырга, татарча фильмнар карарга тәкъдим итәм. Шул очракта телебез дә, рухыбыз да байый, - ди ул.
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча узган IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында районыбызның Иштуган, Кибәче, Завод-Нырты урта мәктәпләре һәм Шәмәрдән лицееннан ун укучы көч сынашты. Әлеге олимпиада буенча муниципалитетлар арасында безнең район II урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев